Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суда фаҗига килеп чыгуның сәбәбе, күпчелек очракта, тыелган урыннарда су керү

Быел Татарстанда суда һәлак булучыларның күпчелеге тыелган урыннарда су кергән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр дәүләт идарәсенең республика буенча башлыгы Рафис Хәбибуллин, идарәнең, гадәттән тыш хәлләр тудырган нәтиҗәләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган  комиссиясе  утырышында сөйләде. Шунысы аяныч, ел башланганнан бирле республикада инде 39 кеше суга батып һәлак булган. Әлеге очракларның 16 сы- үткән атнада гына. Һәлак булучылар арасында  балалар да бар. “Суда һәлак булуларның күпчелеге, коену өчен яраклаштырылмаган урыннарда су керүдән килеп чыккан,”- диде Рафис Хәбибуллин. Ул, шулай ук, узган атнада Түбән Камада 14 яшьлек үсмернең суда һәлак булуын да искә төшереп үтте. Үсмер бала, телефоннан шалтыратып әти-әнисенә дуслары белән күлгә су керергә китүен әйткән. Шуннан соң аның кайда икәнлеге билгеле булмаган. Баланың гәүдәсен буа ярыннан 10 метр ераклыкта, 3,5 метр тирәнлектән табып алганнар.

 Үткән атнада суга батып һәлак булган өлкәннәрнең  алтысы- исерткеч эчемлек  кулланган булган. Рафис Хәбибуллин республикада, су буенда алкогольле эчемлекләр кулланып, кәеф-сафа корып утыручыларны җаваплылыкка тартуга карата махсус эш алып барылмавына да басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев