Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суганның кайсы төре файдалырак?

Суганның кеше организмы өчен бик файдалы булуын күпләр беләдер. Шуңа да бакчачылар иртә яздан көзгә кадәр аның берничә төрен үстерә.

 

Батун суган — күпьеллык. Ул туклыклы матдәләрне туфракта кышлаучы суганнарында туплый. Бакчада кар эреп бетү белән үк аның яшел кыяклары күренә башлый. Полиэтилен япмалардан файдаланганда күпьеллык суганнарда яшел кыяклар чыгу шактый тизләшә төшә. Батун суганны рәтләр арасында 20 сантиметр ара калдырып чәчәләр. Орлыкларны черемә белән күмдереп чыгалар. Күпьеллык өчен аны июльдә чәчеп куялар. Иртә язын полиэтилен астына чәчкәндә беренче тапкыр август аенда җыялар. Киләсе язга ул үзе чыга. Бер урында бу суганны ике-өч ел үстерергә мөмкин.

Шнитт суган каурыйсыман йомшак кыяклы, аны иртә яздан көзгә кадәр ашарга ярый. Орлыктан да, вегетатив юл белән дә үрчетәләр. Бу суган кыска гына тыгыз кыяклар булып үсә, алсу-аксыл-шәмәхә төстәге матур чәчәкләр дә чыгара. Шнитт суган утыртасы урынны тирән итеп казыйлар һәм бер квадрат метрга биш-алты килограмм тирес кертәләр.

Орлыкларны яз көне чәчәләр. Соң чәчеп, үсемлек бер-ике кыяк кына чыгарып өлгергән булса, кышын өши. Өч-дүрт еллык суганны төпләре белән бүлгәләп тә утыртырга да була. Яшел кыяк алыр өчен полиэтилен япманы ике-өч еллык суган түтәлләре өстенә туфрак эрегәнче куялар. Май ахырына кадәр шнитт суганның кыякларын ике тапкыр җыярга мөмкин. Үсемлекләргә әледән-әле су сибәләр, рәт араларын йомшартып торалар.

Слизун суган — шулай ук күпьеллык үсемлек. Аны бер урында алты-җиде ел үстереп була. Бу суган тармакларын бүлгәләп утырту юлы белән һәм орлыкларын чәчеп тә үрчетелә. Слизун суганның кыяклары яссы, киң, йомшак, сусыл, озак катмый һәм тупасланмый, тәме дә артык ачы түгел. Аның кыяклары витаминнарга, төрле тозларга бай, тимер аеруча күп. Азканлылык авыруы вакытында файдасы тия.

Слизун суган — салкынга чыдам, дым яратучан үсемлек. Корыда аның уңышы кими, кыяклары тупаслана һәм ачы була. Суган өчен туфракны көздән әзерлиләр. Бер квадрат метрга дүрт-алты килограмм черемә, бераз көл кертәләр. Аны язын яисә җәй көне, август башыннан да соңга калмыйча, чәчәләр. Тишелеп чыккач, үсемлекләрне сыер тизәген 1:8 нисбәтендә суга бутап, өстәмә тукландыралар. Яшь суганны иртәрәк алу өчен язын туфрак җылына башлаганчы ук полиэтилен белән каплыйлар.

Күпьяруслы суганны «мисыр суганы», «мөгезсыман суган» дип тә йөртәләр. Суганның кыяклары язгы кояш карау белән күтәрелеп китә, полиэтилен астында аеруча тиз үсә. Кыяклары тәмле, сусыл, аларда 80-90 процентка кадәр С витамины бар. Бу суган 40 градус суыкта да өшеми.

Күпьяруслы суган үзенең сабагында ике-биш яруста вак кына суганчалар (бүлбеләр) чыгара. Чын суганчалар исә (тамыр тирәсендә) үсеп чыга, алар кечкенә суганчалар җибәрә. Үрчетү өчен шул кечкенә бүлбеләрне һәм тамыр тирәсендәге суганчаларны файдаланалар. Суганны бер урында дүрт-биш ел үстерәләр. Беренче һәм икенче яруслардагы җиңел бүлбеләрне июль ахырында — август башында утыртсаң, бик тиз тамыр җәя, кыяклар чыгара һәм туклыклы матдәләр туплый башлый. Суганны яз көне утыртканда җәйнең икенче яртысында яшел кыяклар алалар.

Чыганак

 http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/suganny-kaysy-tre-faydalyrak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев