Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында Рушания Гаязованың күргәзмәсенә багышланган кичә узды (+фотолар)

Лениногорскида яшәсә дә, һәрвакыт күңеле белән авылдашлары, классташлары, укытучылары янында булган Рушания Гаязованың Сугышлы мәдәният йортында күргәзмәсе узды.


Татарстанның берничә шәһәрендә шәмаилләр күргәзмәсе узуы турында газет укучыларыбызга җиткергән идек. Башка шәһәрләрдә узып та, ничек инде үз туган авылында күргәзмәне оештырмаска, ди.

Сугышлы мәдәният йорты авыл җирлеге белән киңәшләшкәннән соң, кичә үткәрергә уйлыйлар. “Халык ошатсын иде дип чын күңелдән бирелеп, эшкә тотынган идек. Чара җанлы, җылы эчтәлекле килеп чыкты кебек. Моны мәдәният хезмәткәре буларак түгел, гади кеше күңеле аша үткәреп карап әйтәм”, - ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сиринә Галимова.

Кичәгә Рушания Гаязованы хөрмәт итеп укытучылары, авылдашлары, классташлары килгән. Укытучы Сания Морадымова хәзер лаеклы ялда, ул Рушания апаны укыткан.  Ә Фәния апа Әхмәтова мәктәптә балаларга белем бирүен дәвам итә. Алар Рушания апаның  күңел бизәкләрен, күңелендә булган хисләрен шулай матур рәвештә ачып салуын әйтеп, чын күңелдән шатлануларын белдерделәр.

Кичәдә аның әнисе Гөлчирә апа катнашкан, ул кызының яшьтән үк кул эшләренә оста булуын әйтә.
Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова Рушания апаны биредә күрергә һәрвакыт шат булуын, аңа һәм тормыш иптәше Атлас абыйга сәламәтлек теләде.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Фотолар мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев