Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы мәктәбе музее Газинур Гафиатуллин истәлеген саклый. Якташыбыз өчен тавыш бирүдә катнашыйк

Татарстанда танылган якташлар өчен тавыш бирү дәвам итә. Лениногорск районын Советлар союзы Герое Газинур Гафиатуллин тәкъдим итә.


 

Якташыбыз Газинур Гафиатуллин өчен http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm сылтамасы  аша керергә.

Хәзерге вакытта   207 кеше тавыш биргән.

Сугышлы мәктәбе музеенда Хезмәт һәм хәрби дан музее  1998 елдан бирле эшли. Ул мәктәпнең аерым кабинетында урнашкан. Өч бүлектән тора. Монда Газинур Гафиатуллинга багышланган аерым почмак бар.

 Музей җитәкчесе Сиринә Тәхаува әйтүенчә, музейда якташ героебызга багышланган  зур стендта аның турында мәгълүматлар язылган. Аның хатыны – Гыйльмурый әбинең үзе бүләк иткән яулыгы да саклана.

Сиринә ханым Тәхаува әйтүенчә, мәктәп укучылары музейда еш булалар, тарих белән кызыксыналар. Сугышлы авылы илебезгә ике Герой үстергән, берсе – Газинур Гафиатуллин булса, икенчесе – Мисбах Халиуллин.
-    Газинур Гафиатуллин безнең – Сугышлы авылының чишмә суларын эчеп үскән. Аннан соң гына аларның гаиләсе Бөгелмә ягына күченеп киткән бит. Без аны үзебезнеке дип саныйбыз. Аның белән горурланабыз, - ди Сининә Әскаровна.

Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин һәлак булганда нибары 31 яшь була. СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1944 елның июнендә Газинур Гафиятуллинга үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1963 елда аның җәсәден Псков өлкәсенең Великие Луки районы Иваново авылындагы туганнар каберлегенә күчерәләр.

 

#НашЗемляк100ТАССР

Сиринә Тәхаува фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев