Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сумканы ни өчен идәнгә куярга ярамый?

Безнең күбебез төрле сынамыш, юрауларга ышана, ләкин бөтен кеше дә моны ачык рәвештә танымый. Төрле хорафатлар безгә һәрдаим, теләсә кайсы ситуациядә очрап кына торалар, кием, аксессуарларга бәйле булалар. Аеруча сумкаларга кагылышлы юраулар күп.



Сумканы идәнгә куярга ярамаганлыгы турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Күбесе моны аның төбен пычратмас өчен эшли. Ләкин халык юраулары моны башкача аңлата.

Сумканы идәнгә куеп, сез акчага һәм гомумән, үзегезнең финансларыгызга карата ихтирам итмәүне күрсәтәсез. Бигрәк тә чит йортта сумканы идәнгә куярга киңәш итмиләр.

Әгәр дә үз өегездә шулай эшлисез икән, алар “идәнгә китәчәк”, ягъни бу акчаны югалтуга, яки аның мәгънәсез китүенә китерәчәк.

Сумканы идәндә тоту һәрвакыт акчасызлык халәтендә булуны аңлата. Һәм бу хатын-кыз сумкасына гына түгел, юл букчасы, дипломатлар, ир-ат портфельләренә дә кагыла.

Сумкага бәйле иң начар сынамыш –  аны бала тудыру йортында идәнгә куярга ярамаганлыгы.


Сумканы ишек тоткасына яки эләктергечкә элү якын кешегезне югалтуга китерә ала.

Ахыр чиктә, идәнгә куярга да, эләргә дә ярамагач, сумканы кая куярга соң? Кунакта булсагыз, ул сезнең итәктә, өйдә чакта урындыкта торырга тиеш.

Сумкагызны карап торыгыз, ул һәрвакыт чиста булырга, һәр нәрсә дә анда тәртипле рәвештә торырга, артык әйберләр булмаска тиеш. Шул вакытта сезнең сумкада акча өчен урын табылачак.

 

http://leninogorsk-rt.ru/

Фото: https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев