Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Таба" яшьләр этнофорумы: якташыбызның форумнан алган хисләре, проектның эчтәлеге

Этнопроектлар буенча “Таба” яшьләр форумында безнең районнан да вәкил барып, үзенең проектын жюри хөкеменә тәкъдим итте.


Лениногорскида яшәүче Ильмира Шакирова әлеге форумда безнең районны, безнең Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсен тәкъдим итте. “Таба” яшьләр этнофорумы  яшьләрне үз милләтләрен саклап калу фикерләрен тәкъдим итәр өчен җыйды. Ильмира әйтүенчә, әлеге форумга 150дән артык заявка биргәннәр. Форум Казанда уза. Анда Татарстаннан гына түгел, Архангельск, Башкортстан, Коми Республикасыннан да килүчеләр булган.

-    Мин әлеге форумга үземнең туган авылымда – Мичуринда тормышка ашырырга теләгән проектымны тәкъдим иттем. Белгәнегезчә, Мичуринда төрле милләт халкы дус-тату яши, ул безнең районда бердәнбер төрле милләтләр яши торган авылдыр. Авылда һәр гаиләдә әхлакый кыйммәтләр, тел саклансын иде. Шушы максатны күздә тотып, проектны эшләдем. Проектның нигезендә олы буынны бу эшкә җәлеп итеп, алар социаль челтәрләр аша балаларга, оныкларга традицияләр, гореф-гадәтләрне сөйләсеннәр, күрсәтсеннәр, ягъни мәсәлән, җырлар да башкарырга була, милли аш-суларны пешерүне дә күрсәтергә мөмкин булыр иде, - дип сөйли Ильмира.

Күргәнегезчә, Ильмираның фикере яхшы гына уйланылган кебек. Әлбәттә, берничә көн дәвамында аларны проектларны ясау буенча өйрәткәннәр, укытулар үткәргәннәр ,экспертлар белән очрашулар уздырганнар.

-    Мин дүрт көн дәвамында әлеге форумда булып, яңа кешеләр белән таныштым, яңа белемнәр үзләштердем. Төрле проектлар эчтәлеге белән таныштым. Һәр катнашучының эше, тәкъдим иткән фикерләре кызыклы, халык өчен, милләт өчен әһәмиятле иде, - ди.

Бу форум берничә ел үткәрелә икән. Берничә тапкыр килүчеләр дә бар, хәтта берничә тапкыр җиңүчеләр дә монда килгән иде, ди .

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Фотолар: Ильмира Шакированың шәхси архивыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев