Сәламәт кешегә ач карынга лимонлы чәй эчүнең зыяны юк. Әмма ул кайберәүләрдә сару кайнауга, ашказаны авыртуга китерергә мөмкин.
Шулай ук мондый эчемлекне даими кулланганда лимон кислотасының теш эмаленә тәэсирен дә онытмаска кирәк. Табиб Марина Солтанова “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип сөйләгән.
Белгеч әйтүенчә, лимон кислотасы, чәйдәге кофеин (каһвәдә генә түгел, чәйдә дә була) белән кушылып, ашказаны-эчәкләрендә төрле авырулардан интегүчеләргә сару кайнау, ашказаны әчетү-авырту белән яный. “Сәламәт кеше ач карынга лимонлы чәйне курыкмыйча эчә ала. Гәрчә ач карынга мондый эчемлекнең әлләни файдасы булмаса да”, – дип билгеләп үткән Солтанова.
Табиб шулай ук артык кайнар чәй эчмәскә, лимон кислотасының эмальгә тискәре йогынты ясавы сәбәпле, лимонлы чәйне авызда тотмаска киңәш иткән. Чәй эчкәннән соң авыз куышлыгын су белән чайкап алырга, теш чистартуны исә берникадәр вакытка кичектерергә кирәк, дигән белгеч. Ач карынга лимонлы ,чәй эчкәннән соң даими рәвештә сару кайнау яки авырту барлыкка килгән очракта, аны ашаганнан соң эчү, лимонны киметү яки мондый гадәттән баш тартып, табибка мөрәҗәгать итү кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә Марина Солтанова.
Нет комментариев