Заман сулышы

Табиблар Covid-19 авыруының яңа симптомын ачыклаган

Коронавирусның яңа тибын йоктырып Covid-19 авыруы белән белән зарарланган кешеләр ризыкның тәмен тоймаска һәм исләрне аермаска мөмкин. Британия оториноларингология ассоциациясе (ENT UK) шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

Ассоциация тараткан белдерүдә Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядән килгән авыруларда «Covid-19 инфекциясе расланган пациентларның күпчелегендә аносмия/гипосмия (ис сизү тойгысы югалу\кимү. — Т-и иск.) барлыкка килгәнлеге» искәртелә.

Әйтик, Германиядә өч авыруның икесендә ис сизү тойгысының кимүе билгеләнгән. Ә Көньяк Кореяда тест үткәргән инфекциялеләрнең 30 процентында ул «авыруның җиңел формаларында төп симптом» булып чыккан.

Реклама

Белгечләр сүзләренчә, аносмия теләсә нинди коронавирус инфекцияләре вакытында 10-15 процент очракта барлыкка килә. Шуңа да карамастан, экспертлар ис сизү тойгысын югалту факторын яңа типтагы коронавирус симптомнары булмаган пациентлар белән эшләгәндә исәпкә алырга кирәк дип саный. Ис сизү тойгысы белән бәйле проблемалар килеп туган очракта, алар җиде көнгә үзлектән изоляцияләнергә киңәш итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: