Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиблар «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы туристларда коронавирус тапмаган

Табиблар Төркиянең Анталья шәһәре һәм Һиндстанның Гоа штатыннан кайтканнан соң «Васильево» шифаханәсендә карантин узучы россиялеләрдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе тапмаган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

 

«Васильево» шифаханәсенә урнаштырылган барлык туристлар медицина тикшерүе узды. Коронавируска алынган анализларның беренче нәтиҗәләре барысының да тискәре. Алар карантинда утыруын дәвам итә, контроль анализга кадәр медицина күзәтүе астында булачаклар», - диде Галимова.

Шифаханәдә барлыгы 171 кеше карантинда утыра, аларның 24е – балигъ булмаган балалар. Самолет «Казан» аэропортына төшүгә үк Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре очкычта аларның барысының да температурасын үлчәгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев