Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тагын чупакабра йөри: сак булыгыз!

Бер хуҗа иртән торып ишегалдына чыкса, хәйран кала: билгесез җәнлек аның 28 тавыгын һәм 3 үрдәген башсыз калдырып, каннарын эчкән. Бу хәл Казанның Константиновка бистәсендә була. Чупакабра кетәклеккә өч урыннан керергә маташкан. Ниһаять, металл челтәр койманы чак кына күтәреп, шуннан кергән. Ә сулы чиләкләрнең берсендә хуҗа кызыл төстәге сыеклык күреп,...

Бер хуҗа иртән торып ишегалдына чыкса, хәйран кала: билгесез җәнлек аның 28 тавыгын һәм 3 үрдәген башсыз калдырып, каннарын эчкән.
Бу хәл Казанның Константиновка бистәсендә була. Чупакабра кетәклеккә өч урыннан керергә маташкан. Ниһаять, металл челтәр койманы чак кына күтәреп, шуннан кергән. Ә сулы чиләкләрнең берсендә хуҗа кызыл төстәге сыеклык күреп, бу җәнлек бик чистадыр, күрәсең, юынып та киткән бугай, дип шаярткан.
Ишегалдындагы эт тә билгесез кунактан курыккан ахры. Ул төнлә дә, иртә белән дә тавыш-тын чыгармыйча оясында ятуны хуп күргән.
Вакыйга булган урынга ветеринария табибын чакыртканнар. Ул үле кошларны караганнан соң, бу җәнлекнең сусар (куница) яки ләтчә (ласка) булырга мөмкин булуын әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чупакабра