Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тагын бер көн торса, үләсе булган

Әнисенең гәүдәсе янында биш төн кунган малайның туганнары бала югалу турында чаң суккан тәрбиячегә бик рәхмәтле. Чөнки табиблар, тагын бер төн үткәрсә, бала исән калмас иде дигәннәр.


Яңавылда әнисенең гәүдәсе янында биш төн кунган малайның туганнары бала югалу турында чаң суккан тәрбиячегә бик рәхмәтле. Чөнки табиблар, тагын бер төн үткәрсә, бала исән калмас иде дигәннәр.

Әле ул реанимациядә, аның янына әнисенең апасын гына кертәләр. Сабый әлегә калак тоту түгел, кулын да селкетә алмый.Аның әнисе киләчәккә матур планнар корып яшәгән булган. Тагын бер бала табарга хыялланган. Гомерендә бик күп авырлыклар да кичергән: әти-әнисен, абыйсын җирләгән. Апасы Мәскәүгә күчеп киткән.


Стәрлетамактан Яңавылга, бөтенләй чит төбәккә, килеп тормыш кору да җиңел булмагандыр. Стәрлетамакта туганнары, дуслары янында яхшырак булмас иде микән.
Әле аны белгән кешеләр үз-үзен үтерү ихтималлыгын кире кага.
Малайны аның апасы алып китәчәк, бүген ул туганын җирләү мәшәкатьләре белән йөри, дип яза Кызыл таң.

Фото: kirovchanka.ru

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tagyn-ber-kn-torsa-lse-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X