Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Август ае, җирдә җәй әле

Таһир Шәмсуаровтан шигъри күчтәнәч


Иңнәреңә кунган алтын яфрак
Каеннарга сарган сагышмы?!
Яфрак көймәләрнең  елга буйлап
Сентябрьгә агып барышы.

Үзгә никтер август чәчәкләре,
Таҗларына сарылып син кара.
Кояшлы көн юкса, иснисең дә
Кай тарафтан җанга моң сара...

Август таңы әнә сиздермичә
Сөртеп ала салкын чык - яшен.
Сандугачлы җәйге гүзәллектән
Аерыласы килми күрәсең.

Сизәсеңдер, минем күңелемә
Көзге кошның моңы кунганын.
Җиләк сузган июль сагындыра,
Мин җәйләрне җәйләп туймадым.

Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлар да
Сәфәр көткәнлеген тоячак.
Дымлы болытларга кагыла күрмә –
Ай буена яңгыр коячак.

Әй, җирдәшем, җылы сүзләр сузам,
Син елмаеп миңа карале.
Һәр мизгелнең кадерен белә күрик,
Август ае җирдә, җәй әле...

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев