Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Бикләнеп яшәмик, күршеләр

Шигъри күчтәнәч.


 

Капканы, ишекне ачмыйбыз,
Бикләнеп яшиләр күршеләр.
Көн матур, кояшлы яз башы
Даруга ябышты кешеләр!

Кул биреп күрешмә, битлек ки,
Уңда да, сулда да чирлеләр.
Өстәлдә, һәр җирдә дарулар
Сырхаулар терелергә телиләр!

Кайгылы хәбәрләр кермәсен,
Сау булсын якыннар, балалар.
Һәр көнне диярлек бик күпләр
Шәһәргә табибка баралар...

Елмаю бизәсен йөзләрне,
Күңелдә сәламәт иртә бит.
Йокыдан куаныч уятсын,
Әниләр бәйрәме җитә бит!

Капкалар, ишекләр ачылсын,
Бикләнеп яшәмик күршеләр.
Көн матур, ә җирдә яз башы
Саулыкка тиенсен кешеләр!..

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев