Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Көз уртасы

Алтын көзгә, аның матурлыгына сокланып, шулай ук 15 октябрь Хәтер көне икәнен дә истә тотып, Таһир Шәмсуаров шигырь иҗат иткән.

Көз уртасы
Һәр фасылның матурлыгын
Исебездә тотасы.
Алтын көзнең алтын чагы
Октябрьнең уртасы.

Бар табигать белеп тора
Ноябрь инде юлда.
Көз бүләксез киләмени-
Алтын яфраклар кулда.

Көн кыскара торган саен,
Июнь көннәре кая?!
Матурлыкны күрә белсәң
Гомерләр озыная!

Безнең як урманнарының
Гүзәллеген кем белми?!
Октябрьнең урманыннан
Керсәң чыгасы килми!

Шулай инде, сагынганда
Вакыт бик озак үтә.
Каеннар офыкка багып
Карлы күлмәген көтә.

Шәһит киткән ата-баба
Исебездән чыкмасын.
Хәтер көне дә бит бүген,
Хәтерләр саекмасын!

Һәр фасылның матурлыгын
Исебездә тотасы.
Алтын көзнең алтын чагы
Октябрьнең уртасы.

Таһир Шәмсуаров

15.10.2020

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев