Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Шомырт исеннән баш әйләнә

"Баш әйләнә шомырт исеннән"


Ислемайга исләр китми бүген,
Баш әйләнә чәчәк исеннән.
Ак күбектәй аклык күренүгә
Сөю килә язлар иленнән!

Күрегез дип шомырт чәчәкләре
Койма аша әнә үрелә.
Тансык бер гүзәллек ияләшә
Авыл дигән илем түренә!

Могҗизадыр, хәтта яфраклар да
Әверелгән таңда чәчәккә.
Матурлыкның таҗын кигән шомырт
Сокландырмый диеп кем әйтә?!

Капка төпләрендә утырышыйк,
Кабатланмас майның кичендә.
Шомырт чәчәкләре сузган мизгел
Ул синең дә беләм, исеңдә...

Үзәкләргә төшеп сандугачлар
Кичке уеннарга чакырыр.
Зөһрә кыз да пар чиләген куеп
Безнең янга төшеп утырыр!

Йөзеңдәге бәхет нурын күреп,
Назлы җилләр ничек исмәсен.
Сөю барлыгына ышанмаган
Шомырт чәчәкләрен иснәсен!

Керсез хистә аклык төсе бүген,
Сөю килә язлар иленнән.
Сулыш алсаң баш әйләнеп китә
Шомырт чәчәкләре исеннән...

 

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев