Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрәзә ясатмаска булдым

– Фатирыма пластик тәрәзәләр ясатырга сөйләштем. Китереп тә бирергә тиешләр иде. Өйгә кайткач, түлисе сумманың бик зур булуын аңладым. Килешүдән баш тарта аламмы?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова җавап бирә:

– Әйе, сез килешүдән баш тартырга хокуклы. Әмма тәрәзәләрнең әле эшләнмәгән булуы һәм сезгә китерелмәгән булуы шарт. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон нигезендә кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала, әмма башкаручының әлеге килешү буенча факттагы чыгымнарын каплау шарт булып тора. Килешүдән баш тарткан очракта тәрәзәләргә заказ биргән юридик зат яисә эшмәкәр адресына язмача белдерү белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакыт аралыгын үтәү һәм килешү буенча мөмкин булган җәзаны киметү өчен эшләнә.

ЧЫГАНАК

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев