Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарифларның артуына гадәтләндек, төшә башласа, ничекләр түзәрбез?

Россиядә бер заман 1 июль “Тарифлар көне” дип билгеләп үтелер әле.

Түләүләрнең янә киметелгәнлеген әйтеп сөендерерләр. И-и, шатланышырбыз. Ләкин әлегә сөендерә алмыйбыз. Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев республикада 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның уртача 6,2 процентка арттырылганлыгын хәбәр итте. Тарифлар елына бер мәртәбә - 1 июльдә үзгәртелә.

Газның 1 кубометры 6,25 сум булды, түләү 3 процентка артты.
Шәһәр өчен электр 1кВт сәгатькә 4,30 сум, (4,6 процент). Авыл өчен электр 1кВт сәгатькә 3,01 сум, (4,5 проөент).
Су - 1 кубометрга 28,69 сум, (6,9 процент). 
Җылылык өчен 2012,34 сум Гкал, (6,7 процент).
Көнкүреш калдыкларын чыгару - кеше саныннан 99,93 сум.

Чаллы бәхетле

Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр арасында “Чаллыда су өчен түләү иң арзаны” дигән сүзләргә ышанып бетмәүчеләр бар икән.
- Республикада су өчен түләү Чаллыда, дөрестән дә, иң арзаны. Моңа техник шартлар мөмкинлек бирә. Тәтештә кыйбат, чөнки анда су 200 метр тирәнлектән алына, энергия чыгымнары зур, - диде Александр Груничев.

Хисаплагычлар ватыла күрмәсен

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов искәрткәнчә, түләүләр хисаплагычлар күрсәткечләренә, ягъни фактта кулланылган күләмнәргә нигезләнеп башкарыла. 
- Кышкы айларда түләүләр күбрәк булачак, әлбәттә, - диде Алексей Фролов.

Тарифларның 6,2 процентка кадәр артуы республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен дә бердәй чик түгел. Мәсәлән, котельныйлары һәм инженерлык челтәрләре яңа булган торак комплексларда тарифлар да түбәнрәк була.

Татарстанда 14 муниципаль районда йортларга үзәкләштерелгән җылылык җибәрү механизмы кулланылмый. Аларда йортлар һәм фатирлар үзләрендәге җылылык казаннары белән җылытыла. Димәк, “тарифны” да үзең хәл итәсең.

Ярдәмне белми калма

- Татарстанда 650 мең кеше коммуналь түләүләр башкаруда субсидия ала. Болар-сугыш һәм хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм башка категория гражданнар. Субсидияләр өчен 2022 елга 8,6 миллиард сум тәгаенләнде, - диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Өч балалы гаилә күп балалы гаилә санала, ләкин коммуналь хезмәтләргә субсидия алу өчен өлкән баланың яше 18 яшьтән артмаска тиеш. Субсидияләр мәсьәләсен социаль органнарда яки электрон рәвештә башкарырга була.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tariflarny-artuyna-gadtlndek-tsh-bashlasa-nicheklr-tzrbez

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев