Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташламалы гаилә ипотекасы 2023 ел ахырына кадәр озайтылды

2021 елның беренче алты аенда Россиядә дәүләт катнашындагы ипотека программаларыннан 292 мең гаилә файдаланган, кредитларның гомуми күләме 959 миллиард сум тәшкил иткән.

Ташламалы гаилә ипотекасы 2023 ел ахырына кадәр озайтылачак, дип игълан итте Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында. Бу хакта РБК хәбәр итә.

«Президент күрсәтмәсе белән Хөкүмәт ташламалы гаилә ипотекасын озайта. Программа якынча ел ярымнан соң төгәлләнергә тиеш иде. Хәзер исә ул 2023 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак», — дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

Мишустин программа шартларының үзгәрүен искәртте: хәзер аннан ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар гына түгел, ә беренче сабыйлары дөньяга килгән гаиләләр дә файдалана алачак.

«Программа мөһим бурычларны хәл итә. Аның ярдәмендә яшь гаиләләрнең еллык 6 процент ставка белән торак сатып алу мөмкинлеге бар. Өстәвенә, кредитны фатир сатып алуга да, шәхси йорт төзүгә дә кулланырга була. Ташламалы ставка займ срогы дәвамында гамәлдә булачак», — дип өстәде Мишустин.

Программаны гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт кредит бирү лимитын ике тапкыр — 1,7 триллион сумга кадәр арттырды, дип ачыклык кертте Мишустин.

Яшь ата-аналарга ярдәм итүдән тыш, әлеге программа шулай ук Россия сәнәгатенең кайбер тармакларына булышлык күрсәтәчәк, товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗны арттырачак, дип сүзен төгәлләде Премьер-министр.

«Балалары булган гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасын киңәйтергә. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң баласы туган гаиләләргә беренчел базарда торак сатып алу яки моңа кадәр бирелгән кредитларны рефинанслау өчен еллык 6 процент ставка белән ипотека алу мөмкинлеген бирергә», — диелә документта.

2021 елның беренче алты аенда Россиядә дәүләт катнашындагы ипотека программаларыннан 292 мең гаилә файдаланган, кредитларның гомуми күләме 959 миллиард сум тәшкил иткән, дип белдерде «Дом.РФ» Аналитика үзәге 2021 елның июль ахырында.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев