Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар атлары рәссамнарны рухландырган

Эшмәкәрләрне, шагыйрьләрне илһамландырган атлар рәссамнарны гына читтә калдырмаган, 14 нче ноябрь көнне шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда “Татар аргамагы” күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачу тантанасы, Россия, Кыргызстан, үз төбәгебездә иҗат итүче – Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән рәссамнар, сәнгать белгечләренең очрашуы белән башланып китте.

 “Татар аргамагы” темасы, әлбәттә, моннан берничә еллар элек, “атлар җене” кагылган фермер Фәрит Нәбиуллинның уенда калкып чыккан, ул токымлы татар атларын янә аякка бастыру һәм үрчетүнең олы максатын үзенә изге бер бурыч итеп куйган.  Үзенең “Алмакай” утарында Фәрит Мөсәбыйх улы  500 баш шушы токым атларын үрчеткән, бу гына да түгел, аларның чын татар аргамагы булуын раслаучы лицензия алу дәрәҗәсенә ирешкән. Токымлы “Татар аргамагы”- инглиз, гарәп җайдагы, мустанглар белән бер рәттә хәзер.

 Ат- тугрылык һәм ышаныч ул. Күргәзмәне үз күзләрең белән күргәч, моңа инанасың, монда куелган сәнгать эшенең унөче – Кыргызыстан рәссамы Җомабәк Базарбаев кулы белән ясалган, аларны карагач, кеше белән атның ни дәрәҗәдә бәйләнгән булуын тоясың. Рәссам үзе дә, җәен  атлар утарына килгәч, берничә көн белән чикләнмичә “Алмакайда” 23 көн яшәп иҗат иткән.

Алдан ниятләнгәнчә, быел җәй әлеге утарда,төрле төбәкләрдән җыелган рәссамнарның пленэры  планлаштырылган булган, әлеге нияткә коронавирус үзгәрешләр кертү сәбәпле, пленэр булмый калган. Җомабәк Базарбаев исә, утарга берьялгызы гына килсә дә, аргамакларны күргәч, аларны сурәткә төшермичә китә алмаган. Күргәзмәдә Казан, Лениногорск, Кемерово, Комсомольск на Амуре Һәм башка өлкәләрдән килгән рәссамнарның да иҗат җимешләрен күрергә була, ул 1 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Лениногорск туган якны өйрәнү музее директоры Неля Галиева рәссамнар очрашуы, күргәзмә ачылу уңаеннан, музей белән даими хезмәттәшлек иткән сәнгать әһелләренә грамоталар тапшырды,  “Алмакай” атлар утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин һәм эшмәкәр Рамил Тукаев та үз бүләкләрен өләште.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев