Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Татар дөньясы. Татарский мир" китабының тиражы 100 мең данә булачак

«Татар дөньясы» китабы мәктәпләрдә кулланырлык әсбап. Укытучы булып эшләгән тарихымны искә алып әйтәм. Китаптагы текстлар фәнни яктан тикшерелгән, экспертизалар уздырылган», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 

«Китапның электрон форматына таянып, укытучы балаларга татар халкының мәдәнияте, тормыш рәвеше турында дәрес аңлатканда иллюстратив материалларны да куллана ала. Рәсем дәресләрендә татарларның йорт бизәлешен, җиһазларын сурәтләгәндә дә китаптан файдаланырга була», — дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Китапта әдәбиятны, телне өйрәнгәндә балаларга бирерлек кызыклы мәгълүмат күп. Шулай ук халык киемнәренә, гореф-гадәтләренә, фольклорга зур игътибар бирелгән.

«Татар дөньясы» китабы тулы тираж белән басылгач, мәгариф оешмаларына һәм район, шәһәр китапханәләренә тапшырылачак, диде Ләйлә Фазлыева. Ул 100 меңлек басма тиражны 1,5-2 айдан соң чыгар дип фаразлады.

 

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/24-07-2020/l-yl-fazlyeva-tatar-d-nyasy-kitaby-m-kt-pl-rd-kullanyrlyk-sbap-5759064

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев