Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар эстрадасында "беби-бум"!

Агымдагы елның кайбер эстрада артистлары өчен шатлыклы булуын күпләр белә. Әйтик, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айсылу Леронның апрель-май айларында бәби алып кайтачаклары билгеле. Бу көннәрдә Чулпан Йосыповада да яңалык көтелә икән, дигән хәбәр таралды. Моның хакмы-юкмы икәнен белергә теләп, җырчының үзе белән эләмтәгә кердек....

Агымдагы елның кайбер эстрада артистлары өчен шатлыклы булуын күпләр белә.
Әйтик, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айсылу Леронның апрель-май айларында бәби алып кайтачаклары билгеле. Бу көннәрдә Чулпан Йосыповада да яңалык көтелә икән, дигән хәбәр таралды.
Моның хакмы-юкмы икәнен белергә теләп, җырчының үзе белән эләмтәгә кердек. "Әйе, гаиләбез ишәергә тора, Аллага шөкер. Ләкин кайчанга буласын әлегә сөйлисем килми. Үземне яхшы хис итәм, йөклелек чоры яхшы уза, Ходаема шөкер", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Чулпан Йосыпова. Билгеле булганча, Чулпан тормыш иптәше белән Казанның Царицыно бистәсендә йорт төзү белән мәшгуль.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/54147-tatar-estradasyinda-bebi-bum.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X