ҖӘМГЫЯТЬ

«Татар-информ» агентлыгы Кытайның «XXI век» газетасы белән килешү имзалады

«Татар-информ» агентлыгы «Уртак киләчәк өчен яңа мөмкинлекләр» БРИКС - 2024 яшь лидерлар форумында Кытайның «XXI век» газетасы белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады.

«Кытайдагы коллегалар белән төзелгән килешү – безнең хезмәттәшлек буенча зур эшнең бер өлеше. Без Кытай белән актив хезмәттәшлек итәбез, Казандагы генераль консуллык белән мөнәсәбәтләребез җылы, хезмәткәрләребез Кытайга матбугат турларына барды. Бүгенге документның зур нәтиҗәләр китерәчәгенә ышанам», - дип искәртте «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов.

"Т.И."


Нет комментариев