Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар кызы ике метрдан артык озынлыктагы толым үстергән

Озын толымлы татар кызы Алия Насыйрова турында Америкада “New York Post” гәзите язган, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

“Мин – татар кызы. Әмма, кызганычка каршы, татар телен белмим. Бүген мин Словакиядә Братислава шәһәрендә яшим. Мин – рәссам-график һәм иллюстратор”, - ди ул.
Алия толымының озынлыгы чама белән 240 сантиметр булуын әйткән. Кыз чәчләрен 20 елдан артык үстерүен сөйләгән. “Толымнарым, берсүзсез, вакыт, көч һәм тәрбияләү чаралары таләп итә. Хәзерге вакытта мин чәч тәрбияләү әйберләренә акча тотмыйм дисәң дә була”, - ди ул.
Алия әйтүенчә, аңа көн саен Җир шарының төрле почмакларыннан мөрәҗәгать итәләр. “ Минем чәч толымнары төшерелгән видеолар бөтен дөнья буенча миллионлаган карау җыяр дип беркайчан да уйламадым. Минем толымнар турында киңкүләм инглиз көндәлек гәзите “Daily Mail”, Америка гәзитләренең иң зурларының берсе “New York Post”, Британия таблоиды “The Sun” язды. Миңа көн саен Интернет аша язып торалар. Мин кешеләрне рухландыра алам икән бит!”, - ди татар кызы Алия Насыйрова.

https://kiziltan.ru/millt/12747-chchkylre-tolym-tolym-any-nichek-rse.html

Фото: ( "Татар-информ" сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев