Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты

Бүген Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты. Җырчы белән хушлашырга татар иҗат әһелләре һәм аның яраткан тамашачысы Актерлар йортын тутырып килгән иде. Рафаэль Сәхәбиевне Тынычлык бистәсе зиратына җирлиләр.

 


Күренекле артист белән хушлашу мәрәсиме өлкән буын әдәбият һәм сәнгать әһелләре өчен күрешеп сөйләшү урынына да әверелде. Вакыты башта 10.00 сәгатьтә дип игълан ителгәнгә, барысы да иртә килгән иде.

Чараны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Хушлашу сүзен әйтү өчен сәхнәгә мәрхүмнең балачактан башлап гомерлек дусты булган халык шагыйре Разил Вәлиев, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чыкты.


Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, күренекле драма артисты Әзһәр Шакиров, җырчылар, коллегалары Зилә Сөнгатуллина һәм Мөнир Якупов та Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашу сүзе әйтте.

Чыгыш ясаучылар Рафаэль Сәхәбиевны чиста күңелле, ихлас, чын татар зыялысы дип искә алды.

 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова

https://tatar-inform.tatar/news/culture/30-11-2019/tatar-m-gatchelege-k-renekle-tatar-yrchysy-rafael-s-h-bievne-so-gy-yulga-ozatty-5697112

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев