Заман сулышы

"Tatar сүзе» конкурсына 1 млн. сумлык приз фонды белән 500дән артык эш керде

«Tatar сүзе» конкурсын оештыру комитетына 500 дән артык видеоязма килде.

Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү дәвам итә. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган конкурста үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.

Реклама

Ярыш ике турда үткәрелә. Башта катнашучылар әсәрләрне төрле жанрларда башкару белән видео җибәрергә тиеш (соло башкару, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр). Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Икенче тур 20 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә узачак

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: