Заман сулышы

Татарча китапларны электрон вариантта да укырга була

Йөз еллык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты заман алгарышлары белән бергә атлый, аларны үз эшчәнлегендә бик теләп куллана.


Шуның нәтиҗәсендә, татарча басма китаплар белән янәшә электрон һәм аудиокитаплар да чыга башлады. Татарстан китап нәшрияты башкарган бу гаять тә кирәкле һәм әһәмиятле гамәл ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ РӨСТӘМ МИНҢЕХАНОВ ХИМАЯСЕНДӘ БАШКАРЫЛА.

Аудиокитаплар өчен халык авыз иҗатының, классик һәм хәзерге заман татар әдәбиятының иң күренекле үрнәкләре сайлап алына. Аларны халкыбызның танылган артистлары Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нурлы, Инсаф Абдулла һәм башкалар укый.

Бүгенге көндә нәшрият сайтында сиксәннән артык аудиокитап тыңларга була. Аларның саны һаман саен артып, тулыланып тора.

Сез әдәби җәүһәрләребез язылган аудиокитапларны сайтка кереп, бушлай тыңлый һәм үзегезгә күчереп ала аласыз. Моның өчен https://tatkniga.ru/media-book/tat/index.html/ сылтамасына гына керергә кирәк.  

Порталга кагылышлы теләк-тәкъдимнәрегезне ишетү дә бик кызык һәм файдалы булачак.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: