Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарча сөйләшкән өчен һөҗүм иткәннәр

Омскида автобуста татарча сөйләшкән өчен 66 яшьлек Люция Тимофеевага һөҗүм иткәннәр.

 

Көпә-көндез автобуста башыма йодрыгы белән тондырды, - ди хатын.

Хатын маршруткада барган вакытта телефон аша ахирәте белән татарча сөйләшкән. Шул вакыт аңа салондагы бер ир игътибар иткән.

"Ул минем җилкәмнән кагып, тупас рәвештә: "Я урысча сөйләш, я телеңне тый!" - диде", - ди Тимофеева.

Моңа җавап итеп, ул ни өчен туган телдә сөйләшә алмавын сораган, шуннан соң телефон аша сөйләшүен дәвам иткән.

"Ә ул минем башыма йодрык белән тондырды. Әле аның авыртуына чыдарлык түгел", — дип сөйли хатын.

Ул юлдашына полиция белән янаган, әмма тегесе конфликтны дәвам итәргә әзер булган. Тимофеева куркып кала, тукталышына кадәр дәшми генә барып җитәргә була.

Соңрак хатын һөҗүм иткән кешедә 40 яшьлек бакчачыны таный.

Туганнары гаеплегә җәза бирергә карар итә: кызы Тимофеева белән полициягә барып, гариза яза.

Люция ханым озак еллар Омскида яши, ул урыс кешесендә кияүдә булган, милләтчелек хисе аңа ят, ул үпкәләтүченең гафу үтенүен һәм гаебен тануын гына тели.

Хәзерге вакытта тикшерү бара.

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Tatarcha-s-yl-shk-n-chen---m-itk-nn-r-472739/

 

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tatarcha-sylshkn-chen-m-itknnr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев