Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан авылларына, шул исәптән Лениногорск районына да ирекле янгын сүндерүчеләр командасы өчен җылы депо кирәк

Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы янгын сүндерү техникасы сакланган деполарны республика программасы нигезендә төзергә тәкъдим итә. Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика муниципаль районнарындагы ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләре өчен кышын җылытыла торган биналар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Баш идарә җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаиль...

Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы янгын сүндерү техникасы сакланган деполарны республика программасы нигезендә төзергә тәкъдим итә.
Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика муниципаль районнарындагы ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләре өчен кышын җылытыла торган биналар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Баш идарә җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаиль Мотыйгуллин бу уңайдан тәкъдимнәрен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы Президиумына кертте.
Республикада ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләрен булдыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары 2011 елда чыккан иде.
Полковник китергән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Татарстанда федераль янгынга каршы хезмәтнең янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре 585 торак пунктны саклый. Әлеге торак пунктларда барлыгы 3085,030 мең кеше, ягьни республиканың 80 процент халкы яши. "Татарстанның янгыннан саклау" дәүләт учреждениесе бүлекчәләре исә барлыгы 332,239 мең кеше (8,62 процент) гомер иткән 763 торак пунктка (24,45 процент) хезмәт күрсәтү өчен җаваплы.
"Бүлекчәләрнең янгынга чыгарга әзерлек дәрәҗәсен бәяләгәндә төп шартларның берсе - янгын сүндерү техникасы җылытылган бина эчендә торырга тиеш. Булган мәгълүматларга караганда, бүген 46 авылда, ягъни 46 ирекле янгын сүндерүчеләр командасы кирәкле бина белән тәэмин ителмәгән. Димәк, кышкы айларда аларның янгын сүндерү техникасы хезмәт күрсәтә алмый дигән сүз. Шул сәбәпле, кышкы чорда күп кенә торак пунктларны янгыннан саклау дәрәҗәсе кими", - ди Рафаиль Мотыйгуллин.
Мисалга ул, Алексеевск, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Тукай, Балык Бистәсе, Чистай районнарындагы авылларны китерде.
Полковник үз чиратында район башлыкларын "Ирекле янгын сүндерү командасы штабы" модульле бинасы проекты белән таныштырды. Мәйданы 118,14 квадрат метрны тәшкил иткән депоны Азнакайда тиз корып куелышлы конструкцияләр заводында ясатырга мөмкин дип әйтте. Аның берсе якынча 4,5 миллион сумга бәяләнә. Гомумән санаганда, республикада мондый модульле биналар төзү өчен 206,2 миллион сум акча таләп ителер иде.
"Татар-информ", Лилия Гаделшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ирекле янгын сүндерү пожарное депо