Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан буенча «куркынычсызлык лабораториясе» йөриячәк

«Куркынычсызлык лабораториясе» комплексын Татарстанның Түбән Кама районына «балалар өчен өстәмә белем бирү үзәге» учреждениесенә тапшырдылар. Ул республика буенча йөриячәк һәм 17 яшькә кадәрге балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәчәк.

"Куркынычсызлык лабораториясе“ндә барлык юл ситуацияләре өчен җиһазлар тәкъдим ителгән. Балалар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар сыйфатында юлга барганда, юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен белергә тиеш. Әлеге җиһазлар ярдәмендә балалар теоретик әзерлек алачак, аннан соң юлга чыгачак», – дип сөйләде ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлегә шундый бер комплекс бар, ләкин ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткәч, республикада тагын берничә шундый лаборатория барлыкка киләчәк.

"Куркынычсызлык лабораториясе" Түбән Кама районында нигез салыначак. Комплекс  кызгылт-сары төстәге йөк фургоны. Белем бирү программасы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларына, шулай ук машина йөртү таныклыгын алу турында уйлана торган өлкән сыйныф укучыларына исәпләнгән.

Барлык җиһазлар да икеэкземплярда тәкъдим ителгән. Бер җыелмасы булган автомобиль Татарстан мәктәпләренә барачак, ә икенчесе юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә килүчеләр өчен өстәмә белем бирү үзәге базасында булыр дип көтелә.

«Куркынычсызлык лабораториясе» проекты «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев