Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан даруханәләрендә даруларга ни өчен кытлык туган?

Татарстан халкының бөтен даруларны рәттән сатып алуы аркасында, аптекаларда даруларга кытлык барлыкка килгән.

 

Бу фикерне журналистлар белән пресс-тур вакытында «Таттехмедфарм» оешмасының даруханәләр склады буенча генераль директоры Илшат Мингазетдинов әйтте.

Бүген республикадагы бөтен даруханәләрдә дә теге яки бу даруны табып булмый, бигрәк тә вируска каршы препаратлар җитми. Татарстандагы күпчелек кеше үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнеп, даруханәләрдәге препаратларны сатып ала һәм аларның үзенә туры килү-килмәве турында уйлап тормый.

«Беренче билгеләр барлыкка килү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик ул гына дәвалау билгеләргә тиеш. Инфекцияләр булганда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү куркыныч, ә коронавирус булганда бу бермә-бер куркыныч», — дип кисәтте Илшат Мингазетдинов.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы авыруның беренче симптомнары сизелә башлауга ук сырхауханәгә барырга яки табибны өйгә чакыртырга һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X