Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан илкүләм проект буенча күперләрне төзекләндерү программасында катнаша

Татарстан «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында күперләрне төзекләндерү программасында катнашырга ниятли, дип белдерде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Бүген Россия транспорт министры Евгений Дитрих «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Ул күперләр һәм юл үткәргечләр төзү һәм ремонтлау программасының илкүләм проектка керәчәге хакында хәбәр итте. Әлеге максатларга 1,2 триллион сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Ленар Сафин сүзләренчә, Татарстан әлеге программада актив катнашырга ниятли. «Хәзерге вакытта 10нан артык күперне 2020 елгы реконструкция планына кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнде инде», - дип искәртте ул.

Татарстанда төбәк юлларында урнашкан 56 күпер авария хәлендә, бу барлык күперләрнең тугыз проценты дигән сүз. Узган елда республикада унбер күпер төзелгән, җидесе ремонтланган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев