Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкын «100 легендар бренд» өчен тавыш биреп өлгерергә чакыралар

Татарстан халкын «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» өчен тавыш биреп өлгерергә кирәклеген искәртәләр. Халык тавыш бирүе 31 мартта төгәлләнә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

 

Конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Республика халкы тавыш биреп, Татарстанның иң легендар 100 брендын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Конкурс тәмамланырга берничә көн генә калып бара. Бу көннәрдә тавыш бирү нәтиҗәгә йогынты ясарга мөмкин. Сайтта http://100brand.ru/ сылтамасы буенча тавыш бирергә була.

Бер үк вакытта үз районыңдагы исемлектәгеләр өчен генә тавыш биреп калмыйча, республиканың башка районнарының йөзен билгеләүче брендлар өчен дә үз тавышыңны бирергә мөмкин. Җиңүчеләр исемлеген 2020 елның апрель башында игълан итү күздә тотыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев