Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкының яңа коронавирус инфекциясенә иммунитетын өйрәнәләр

Татарстан Республикасы халыкның яңа коронавирус инфекциясе COVID-19га популяцион иммунитетын өйрәнү һәм бәяләү буенча Россия Федерациясенең 22 пилот субъекты арасына кертелде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Россия Федерациясе халкының яңа коронавирус йогышына популяцион иммунитетын бәяләү максатында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән протоколны исәпкә алып, сероэпидемиологик тикшеренүләр оештыра.

Тикшерүләр 2020 елның 26 июненнән 30 июненә кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрнең медицина оешмаларында 7 төрле яшь категорияләрендә үткәреләчәк. Барлыгы 2 870 кешегә тест ясалачак.

Тикшеренү өчен очраклы компьютер сайлау ысулы белән чакырыла. Шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар да бер үк исәптә сайлап алына. Сырхауханәгә чакырусыз килергә кирәкми. Тикшеренүләр бушлай үткәрелә.

Иң мөһим шарт — тикшеренү өчен элек коронавирус белән йогышланган булуга карамастан, хәзер сәламәт балалар һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар сайлап алына. Хәзер дәвалауда булган кеше тикшеүгә кертелми.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/health/29-06-2020/tatarstan-halkyny-ya-a-koronavirus-infektsiyasen-k-m-k-immunitetyn-yr-n-l-r-5752708

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев