Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган

Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шулай дип белдерде.

 

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы хастаханәләрендә ОРВИ белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган», - дип искәртте спикер.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдергәнчә, коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең урын резервта тора һәм алар ихтыяҗ булганда авыруларны кабул итәргә әзер.

Владимир Жаворонков аңлатканча, әлеге урыннар стационарларның койка фонды яки функционалы үзгәргән очракта барлыкка килергә мөмкин.

«Бу 1,2 мең урынга исәпләнгән әзер госпиталь түгел», - дип сүзен йомгаклады министр урынбасары.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев