Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотоларын җыя

Татарстан Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм 1941 - 1945 еллардагы фронт хатларын җыюын дәвам итә. Бу хакта Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

 

«РФ Оборона министрлыгы «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә РФ Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсен төзү турында карар кабул итте. Бу ветераннарга рәхмәт йөзеннән, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү һәм Россия Федерациясе гражданнарының рухи хисләрен арттыру максатыннан эшләнелә», - диелә хәбәрдә.

Фотосурәтләр һәм фронт хатлары Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматларның бердәм базасын булдыру, сугыш турындагы мозаика картиналарда файдалану һәм РФ Кораллы көчләре Баш гыйбадәтханәсенең чиркәү яны территориясендәге «Хәтер юлы» галереясындагы терминаллар аша фотографияләрне карау өчен җыела.

Татарстан хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 24 520 фотосурәтен җыйган инде. Бөек Ватан сугышында катнашкан 684 мең татарстанлы турындагы мәгълүматка ачыклык кертелгән һәм «Хәтер юлы» галереясенә тапшырылган.

Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре гражданнар каршында хәрби һәм сугыштан соңгы чор фотоларын һәм хатларның күчермәсен ясый.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196604/

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев