Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен җыюны дәвам итә

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттагы хатларын халыктан җыюны дәвам итә.


 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, чаралар әзерләгәндә Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген саклап калу мөһим шарт булып тора. Бөек Ватан сугышы үзенең масштабы, киеренкелеге, корбаннары, югалтулары һәм җимерелүләре буенча дәүләтебез һәм дөнья җәмәгатьчелеге тарихында үзенә тиңнәр булмады.

Бу сугышта җиңүгә күпмилләтле халкыбызның югары патриотизмы аркасында ирешелде. Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү һәм Россия Федерациясе гражданнарының рухи хисләрен күтәрү максатында Россия Федерациясе оборона министры тарафыннан ветераннарга рәхмәт йөзеннән Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсен төзү турында Карар кабул ителде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасын булдыру һәм мозаик картиналарда сугыш һәм фотосурәтләрне Россия Федерациясе Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе территориясендәге «Хәтер юлы» галереясында терминаллар аша карау өчен Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, республика районнары һәм шәһәрләре хәрби комиссариатлары республика гражданнарының шәхси гаилә архивларыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронттагы хатларын җыюны дәвам итә.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 24 мең 520 фотосурәтен туплады. Бөек Ватан сугышында катнашкан 684 мең татарстанлыга «Хәтер юлы» галереясенә мәгълүмат аныкланган һәм тапшырылган.

Республика халкы хәрби комиссариатларга Бөек Ватан сугышында катнашучының фотосурәте (сугыш һәм сугыштан соңгы чор), мәгълүматы һәм фронт хатлары белән мөрәҗәгать итә ала.

Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре гражданин барында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында язылган фоторәсемнәрне һәм фронт хатларын сканерлаштырачак.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Сезнең актив гражданлык позициягезне күрсәтүегезне һәм Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз!

8(843)221-43-09 телефоны буенча белешмә алырга мөмкин.

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/tatarstan-khrbi-komissariaty-bek-vatan-sugyshynda-katnashuchylarny-fotosurtlren-yyuny-dvam-it

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев