Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән яңа фән барлыкка киләчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән яңа фән барлыкка киләчәк

Яңа фәннең исемен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы «ТатарстанОнлайн» туры эфиры барышында хәбәр иткән.

Һадиуллин белдергәнчә, «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР) дисциплинасы 8-11 сыйныф укучылары өчен булачак. Яңа дәреслекләр эшләнә инде.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, 9-11 сыйныф укучыларында җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләр, ә 5-9 сыйныф укучыларында тарих буенча яңартылган дәреслекләр барлыкка киләчәк. Шулай ук Татарстан мәктәпләренә хезмәт дәресләре кайтачак.

"Ш.К."


Нет комментариев