Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәгариф министры мәктәптә ату оештырган үсмергә характеристика бирде

Казан мәктәбенә һөҗүм иткән яшь кешенең укуы белән проблемалары булмаган, ул исәптә тормаган.

ТР мәгариф һәм фән министры мәктәптә ату оештыручыга характеристика бирде.

Казан мәктәбенә һөҗүм иткән яшь кешенең укуы белән проблемалары булмаган, ул исәптә тормаган. Бу хакта журналистлар белән аралашканда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

«Ул бу мәктәпнең элеккеге укучысы. Тугызынчы сыйныфтан соң ТИСБИ көллиятенә киткән. Анда аның турында яхшы фикердә торалар, бик тыныч бала булган. Әйтүләренчә, бернинди исәптә тормаган», - диде ул.

Министр мәктәпләрдә сакны көчәйтергә һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәргә генә түгел, ә ата-аналар белән тәрбия эшләре алып барырга да кирәклеген әйтте. Аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә психологлар эшли, сыйныф җитәкчеләре риск төркемнәрен ачыклау өчен тестлар үткәрә һәм ачыкланганда ул балалар белән эш алып бара.

«Бу егеткә бәйләнерлек берни дә юк иде. Аның өчен нәрсә һәм кайчан үзгәргән - әйтүе җиңел түгел», - дип искәртте Һадиуллин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X