Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлар «исерек» юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтә

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан автомобильчеләренең исерек хәлдә руль артына утыру очраклары ешая.

 

Ел башыннан республикада исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы теркәлгән. Алар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, шуның нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булган, 111 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан журналистлары бу теманы яктырту эшен көчәйтәчәк. Һәр очрак турында газеталарда язылачак, ә социаль челтәрләрдә фото һәм видео басылачак. Шулай ук җәза темасы да яктыртылачак, бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.

Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән «исерек хәлдә» идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

https://kazved.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев