Заман сулышы

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Башкортстанда Идел буе федераль округы кубогына ралли булган. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашкан. Радий Хәбиров инстаграмдагы сәхифәсенә шул хакта язды.

 

«Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бездә регионнар арасында тәҗрибә уртаклашу оештыру өчен нәтиҗәле атмосфера тудырды. Ул Идел буе округлары субъектлары башлыкларыннан яхшы команда төзи. Аннан соң Идел буе федераль округы кубогына ралли оештырды», — дип яза Хәбиров.

Ул Рөстәм Миңнеханов белән төшкән сурәтне дә инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

«Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы.

Реклама

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: