Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига килде (+ФОТОЛАР)

Лениногорскига бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Миңнеханов Лениногорскиның -65, “Лениногорскнефть” идарәсенең 75 еллыгына багышланган чараларда катнашты.


Президент эшлекле визитын Шөгердәге Нефть музееннан башлады. Биредә нефтьчеләр белән аралашты, бәйрәм белән тәбрикләде.
Аннан авыл хуҗалыгы җитәкчеләре янына килде. Биредә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән аралашты. Президент Лениногорскидагы урак барышы белән кызыксынды. Биредәге урып-җыю турында аңа республика Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов сөйләде.

“Юбилейный” паркында бәйрәм узды. Биредә лениногорскилыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләүдә Татарстан Президенты, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов катнашты.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев