Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан «Россия чаңгы юллары-2022» Бөтенроссия чаңгы ярышына кушылачак

Республика буенча барлыгы 200 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

12 февральдә Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «Россия чаңгы юллары-2022» Бөтенроссия массакүләм ярышлары узачак. Анда профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнаша ала.

Ярышларга кушылырга теләүчеләр өчен яше буенча бернинди чикләүләр дә юк, бары тик табибтан йөгерергә рөхсәт турында белешмә генә кирәк.

Татарстан башкаласында «Россия чаңгы юллары-2022» нең төп старты Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында биреләчәк. Катнашучылар өчен өч дистанциягә узышлар оештырылачак: 2, 5 яки 10 км.

Казан белән бергә бу көнне чаңгыга Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән спортчылар һәм һәвәскәрләр чыгачак. Стартлар Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә узачак.

https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/2051179.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы юллары лыжня