Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелү турындагы яңалык - ялган

Соңгы арада имеш-мимешләр таралды: шәһәрне ябалар, башка шәһәрләрдә дә хәл яман икән дип.

Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелмәячәк. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Системалы эш алып барыла һәм бүгенге көндә бернинди чикләүләр кертү планлаштырылмый. Шәһәрләрне ябу турында фейклар рәвешендәге социаль челтәрләрдә тиражлана торган барлык яңалыклар да чынбарлыкка туры килми», — диде Галимова.

Барлык рәсми мәгълүмат Татарстанның оператив штабыннан гына трансляцияләнә. Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Көн саен Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлсә дә, барысы да штат режимында уза.

«Кичә районнарның бер өлеше мессенджерларда шәһәрләр ябылачак, керү һәм чыгу чикләнәчәк,  мәгълүмат хокук саклау органнарыннан телдән таратыла, дигән ялган хәбәрләргә оператив җавап бирде», — диде ул.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев