Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан уку йортларында иминлек чаралары көчәячәк

Ижау мәктәбендәге атыштан соң Татарстан уку йортларында иминлек чаралары көчәячәк. Хәзер барлык балалар бакчаларында, мәктәпләр һәм көллиятләрдә хәтәр турында кисәтү төймәләре, видеокүзәтү, керү-чыгу системалары, шулай ук сак хезмәткәрләренең эше тикшерелә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә караганда, муниципалитетларның мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә шундый карар кабул ителгән. Уку йортлары хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрелгән, җаваплы кешеләр куркыныч янау очрагында гамәлләр эзлеклелегенә өйрәтелгән.

Моннан тыш республикада психологик ярдәм алу өчен «кайнар линия» телефоны эшли. Ата-аналар һәм балалар психологик ярдәм хезмәтенә бушлай шалтыратып (+7(843) 294-95-70), мәктәпләрнең иминлеге буенча үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга мөмкин. Министрлыкта белдерелгәнчә, уку йортларында иминлекне тәэмин итүдә кимчелекләр ачыкланганда кичекмәстән чаралар күреләчәк.

https://vatantat.ru/2022/09/93003/

 

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев