ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан урманчылары яңа сезонда 11 мең килограммнан артык орлык әзерләячәк

Быел Татарстан урманчылары кимендә 11,455 мең кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләячәк.

Бу хакта  ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

"Без урман орлыкчылыгы объектларын карауга аерым игътибар бирәчәкбез. Чаралар 488 гектар мәйданда уздырылачак. Бу эш –  урман торгызуның нәтиҗәле нигезе. Шулай ук без 1,5 мең гектар мәйданда урман, урман культуралары урнашкан җирләргә күчерергә планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте ул.

Эшләр «экологик иминлек» илкүләм  проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә башкарыла.

 

 

 

 


Нет комментариев