Татарстан узган елда торак файдалануга тапшыру буенча рекорд куйды
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан узган елда торак файдалануга тапшыру буенча рекорд куйды

Татарстанда узган ел нәтиҗәләре буенча 3,5 млн кв.метр торак файдалануга тапшырылган.

Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Бу Татарстан Республикасы өчен рекордлы күрсәткеч», - дип билгеләп үтте министр.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, 2026 елда республикада 3,1 млн кв метр торак тапшыру планлаштырыла.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев