Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан яшьләрен «Наше время - Безнең заман " конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанның эшче яшьләре «Наше время — Безнең заман» IX яшьләр иҗаты Республика фестивалендә катнаша ала.

 

Заявка кампаниясе 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы

Чараның сайлап алу этаплары  Әлмәттә-8-9 октябрьдә , Түбән Камада-15-16, Казанда-22-23, Яшел Үзәндә — 29-30 октябрьдә  узачак:

Фестивальнең суперфиналы һәм гала-концерты Казанда 12-13 һәм 15 ноябрьдә узачак. Җиңүче Татарстан Республикасы Президентының Күчмә Кубогына, шулай ук ярты миллион сумлык акчалата премиягә ия булачак. Моннан тыш, «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кешегә 300 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

Эшче һәм инженер һөнәрләренә карата кызыксыну арттыруга юнәлдерелгән бәйге 2013 елдан башлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. 2021 нче елда бу чара Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланачак.

Конкурска теркәлү өчен  сылтама  буенча кереп була, тулырак мәгълүмат белән фестиваль турында нигезләмәдә танышырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев