Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан - юллар буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыручы иң яхшы төбәкләрнең берсе

Татарстан быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча Россиядә иң яхшы төбәкләрнең берсе дип табылды. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

 

Мәскәүдә "Транспорт атнасы — 2020“ чарасында Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин проектны тормышка ашырганда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Федерация субъектларына бүләкләр тапшырды. Бүләкне Татарстан командасы да алган.

Марат Хөснуллин «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын үзгәртеп кору турында сөйләде. Киләсе елдан аның составына ике яңа федераль проект — «Шәһәр агломерацияләрендә пассажирлар транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрне үстерү» керәчәк.

Моннан тыш, «Төбәк һәм җирле юллар челтәре» проектына авария һәм авария алды хәлендәге күперләрне норматив хәлгә китерү, шулай ук тимер юллар өстеннән уза торган юллар төзелеше белән бәйле эшләр кертеләчәк. 

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев