Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан юлларындагы иң куркыныч урыннар исемлеге

Исемлеккә аварияләр иң күп була торган 14 участок кергән, аларның тугызы – М7 трассасында.

2018 елда Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән урыннар исемлеге дөнья күрде. Шул хактагы документ республика Хөкүмәтенең «2024 елга кадәр Татарстан Республикасында Санитар авиацияне үстерү стратегиясен раслау турында»гы карарында рәсми порталда урнаштырылган.

Исемлеккә аварияләр иң күп була торган 14 участок кергән, аларның тугызы – М7 трассасында, берничәсе Казанда һәм Чаллыда.

Мисал өчен, 2018 елда Чаллының Орлов боҗрасында тугыз юл һәлакәте булган, бер транспорт чарасы каршылыкка килеп бәрелгән. Казан – Оренбург трассасының 23нче чакрымы аварияләр саны буенча икенче урынны били. Узган ел анда алты юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/05/192868/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев