Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 130 ризыкта антибиотик табылган

Татарстанда эксперт класслы яңа җиһаз ярдәмендә 130 ризыкта антибиотик барлыгын ачыклаганнар. Әлеге җиһаз антибиотикларга, пестицидларга һәм микотоксиннарга лаборатор тикшеренүләрне киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат үзәгендә сөйләделәр.

Быел «Демография» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасының Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 130 млн сумлык 24 берәмлек лаборатория җиһазы, шул исәптән алты югары технологияле үлчәү җайланмалары кайтарылган.

Хәзерге вакытта Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе югары технологияле җиһазларда антибиотикларга, микотосиннарга һәм пестицидларга тикшеренүләр башлаган иде. Сыйфатлы алым ярдәмендә, хайван чималыннан ясалган азык-төлектә 130дан артык кушылмаларны табарга ярдәм итә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ведомствода сөйләүләренчә, ризыклардагы антибиотиклар кешенең аларга каршы торучанлыгын арттыра — бу глобаль проблема. Шуңа күрә Роспотребнадзор өчен Татарстан халкы куллана торган ризыкларда һәм чималда антибиотикларның тиешле күләм артып китүен һәм бактерияләрнең антибиотикка каршы торуын тикшерү бурычы мөһим.  

Ноябрьдә Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясе хезмәткәрләре Бангладештан кайтарылган креветка һәм Төркиядән кайтарылган дорадо балыгын тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, пробаларда антибиотиклар табылмаган.

«Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе республиканың кулланучылар базарындагы азык-төлекне сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләренә тикшерүен дәвам итә», — дип йомгакладылар матбугат хезмәтендә.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев